Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Ханты-Мансийскига Нурлат бозы кирәк

Нурлатның "Ледок" Спорт сараенда 10 августтан бирле Ханты-Мансийскиның "Югра" хоккей командасы шөгыльләнә.

Югралыларның безнең шәһәргә беренче килүләре генә әле. Кунакларның тренерлары Сергей Полуэктов әйтүенчә, алар "Ледок"ка Интернет аша юлыкканнар икән һәм биредәге барлык шартларны да өйрәнгәч, 1997 елгы үсмерләр командасы белән яңа сезонга әзерлекне нәкъ менә Нурлатта үткәрергә булганнар. Ханты-Мансийскиның яшь хоккейчыларына исә "Ледок" җитәкчелеге барлык шартларны да тудырган. "Хоккейчылар чирәмдә, аннан бозда шөгыльләнәләр, тренажер залы да эшли, һәр көнне ДЮСШ бассейнына да йөриләр, кыскасы, кунакларыбыз барысыннан да канәгать", - ди "Ледок" боз сарае методисты Галина Еремеева. Ә киләсе атнада "Югра" хоккейчылары Әлмәтнең "Нефтяник" командасы белән спарринг-матч уздырырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат