Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Хастаханәнең тудыру бүлегендә ремонт бара

28 гыйнвардан ЦРБның акушерлык корпусының икенче катында планлаштырылган ремонт бара.

Аны "Энергострой" ОООсы (Н.Фазлиев) алып бара, бүген биредә 23 эшче эшли: тәрәзәләр пластик пыяла пакетларга алыштырыла, Корпусның беренче катында ремонт чорында вакытлыча гинекология бүлеге һәм акушерлык стационары урнашкан.
- Ремонт эшләре медицина хезмәтенең сыйфатына йогынты ясамыйлар, авырулар шартлардан канәгать, - ди хастаханә җитәкчелеге. - Медикоментоз тәэмин ителеш тулы күләмдә, тиешле җылылык, кайнар һәм салкын сулар бар, бинада температура +23,+24 градус, ул нормага туры килә.
Ремонт барышы һәм тудыру бүлегенең бүгенге торышы район җитәкчелегенең ныклы контролендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат