Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Җиңү көнен якынайткан алар

Район башлыгы Равил Кузюров тыл хезмәтчәне Фекла Горшкова белән сугыш ветераны Егор Ивановны 22 апрель көнне 90 яшьлек юбилейлары белән тәбрик итте. Әмма хезмәт һәм сугыш ветераннарын түгәрәк дата гына берләштерә дип әйтеп булмый. Аларның икесе дә тылда фидакарь хезмәт куеп һәм Ватан өчен фронтта каһарманлык күрсәтеп Бөек Җиңүне якынайтуга...

Фекла Горшкова тумышы белән Елаурдан. Сугыш елларында кохозда төрле эшләрдә эшләгән, вагоннардан агач бушатырга да, хат ташучы булырга да туры килгән. Соңгысы иң авыры булгандыр, мөгаен.
- Авыл зур иде, һәм үлем турындагы кәгазьләр көн саен килеп торды, - дип исенә төшерә чәй артында Фекла Александровна. - Аларны илтеп бирү җиңел түгел. Өйгә кайгы-хәсрәт китерәсең булып чыга бит инде...
Тыныч тормышта да тырыш хезмәт куя. Гәйтән егетенә кияүгә чыга. Башкаларны көнләштерерлек итеп яшиләр. 6 бала үстерәләр, хәзер 13 оныклары һәм 4 оныкчыклары бар, алар үзләренең әби-бабалары белән горурланалар. Фекла Александровна юбилеен Нурлаттагы кызында каршылый, көннәр җылыту белән Гәйтәнгә өенә кайтачак, анда аны гаиләсе белән кече улы көтеп тора. Фекла Александровна бүген дә дөнья яңалыклары белән кызыксынып яши, ә кунакны мул өстәл белән каршы алды: район җитәкчелеге белән көн дә очрашып тормыйсың бит, ил башлыгыннан хатлар да һәркемгә җибәрелми.
Чурабатырдан Егор Ивановны армиягә 17 яшендә алалар. Бер елы Орехово-Зуевода учебкада уза, соңрак сержант званиесендә 2нче Белоруссия фронтында пулеметчы булып хезмәт итә. 1944нче елда, Могилев янында пулемет дискын алмаштырганда, аягы яралана. Озак еллар госпитальдә дәвалана. Хәрби хезмәткә яраксыз дип табылса да, Көньяк Урал хәрби округында штаб каршында хезмәт итә. Җиңүне дә шунда каршылый.
17 яшендә хәрби шинель кигән сугышчыга куркыныч булганмы соң?
- Яшь идек, бернидән курыкмадык, - ди бүген ветеран. - Безнең өчен ул чакта командир приказын үтәү иң мөһиме булды.
Район башлыгы белән сөйләшкәндә Егор Григорьевич үз тормышы турында сөйләде. Колхозда, леспромхозда эшләве, 7 баланы үстереп тормышлы итүе хакында да әйтте. Алар аңа 18 онык һәм шулкадәр үк оныкчык бүләк иткәннәр! Менә инде 5 ел Егор Григорьевич Нурлатта, сугыш ветераны буларак алган фатирында яши. Равил Әфраимович ветеранга сөенечле хәбәр дә җиткерде.
- Быел Чурабатырга юл салабыз, аннан соң Кызыл Юлга тоташтырачакбыз, - диде ул. Егор Григорьевич бу хәбәргә сөенүен яшермәде. Чөнки сугыштан соң ул Чурабатырдан Кызылы Юлга күченгән, һәм бу ике авыл да бик якын аңа. Равил Кузюровның 9 майга чакыруын да шатланып кабул итте. - Зур парад оештырабыз, һичшиксез килегез.
...Лаеклы хезмәт иткәннәр, кыю сугышканнар. Тыныч тормышта да алдынгылар сафында булганнар. Арабызда илгә лаеклы балалар үстергән шундый кешеләр яшәгәндә, җирдә һәрчак тынычлык булыр, дип ышанасы килә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат