Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Идрис Кәримов Нурлат солдатларының хезмәте, шартлары белән танышып кайтты

Узган атнада ТРда кеше хокукларын яклау буенча уполномоченныйның Нурлат районындагы ярдәмчесе-омбудсмен Идрис Кәримов Екатеринбург шәһәрендә урнашкан Елань уку үзәгендә булып кайтты.

Татарстан егетләренең частьта яшәү, хезмәт иү һәм көнкүреш шартларын өйрәнү максатыннан оештырылган визит барышында Идрис Кәримов булачак солдатларны да озата барды. Әлеге уку үзәгендә курслар узачак 26 Татарстан егете арасында үзебез район егетләре - Илюткино авылыннан Антон Семибратов, Валерий Исаков, Бикколдан Айдар Мортазин һәм Колбай Морасадан Анваржон Мостафаев да бар иде.
Елань шәһәрендә урнашкан коры җир гаскәрендә Татарстаннан 200гә якын солдат хезмәт итә икән. Нигездә биредә командир-наводчикларны, танк гаскәрләре өчен снайперлар, разведчиклар һәм механикларны әзерлиләр. Эш визиты барышында Идрис Кәримов 31612нче хәрби часть командиры, генерал-майор Владимир Луговой, личный состав белән эшләү буенча командир урынбасары Владимир Перепилище белән очрашкан. Биредәге игътибар, тәртипне күргән омбудсмен тыныч күңел белән кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат