Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

ИРТӘГӘ 150 НУРЛАТЛЫ КУЛЫНА КОРАЛ АЛАЧАК

Районда ау сезонын ачуда шулкадәр кеше катнашыр дип көтелә.

Бу шимбәдә кичке 5тә Нурлатта су һәм саз кыргый кошларына һәм бурсыкка ау сезоны ачыла. Әлеге вакыйга 150ләп ау сөючене җыяр, дип көтелә.
Районның баш аучысы - хәзер ул хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча район бүлеге начальнигы дип атала - Ришат Әхмәтсәгыйров әйтүенчә, быелгы сезонда кошлардан бары кыр үрдәген ауларга гына рөхсәт бирелгән. Ә бурсыкка ау рөхсәте бер генә булган. Бу көнне ауга рөхсәтне инде 123 аучы алырга өлгергән. Аны алу тәртибе гади: кешенең аучылык билеты тәртиптә, ә коралы теркәлгән булырга тиеш. Сүз уңаеннан, безнең районда 561 кешедә аучылык билеты бар икән.
-Быелгы ау сезонының үзенчәлеге шунда-ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм анда тынлык көннәре булмаячак,-ди Ришат Салихович.-Тагы берсе-кеше бер көндә 5тән артык кыр үрдәге атарга тиеш түгел.
Аучылар үрдәкне гомуми кулланыштагы җирләрдә тота алалар, нигездә Мамык авылы, фильтрация кыры,Иске Чаллының дуңгызчылык комплексы тирәләренә җыелалар икән.
Ау сезонында Төрнәс ау хуҗалыгы әгъзалары да катнашачак, әлбәттә. Әмма Төрнәс ау хуҗалыгы рәисе Александр Логинов әйтүенчә, аларга кыр үрдәгенә генә түгел, кыр казыннан кала барлык су һәм саз кошларын ауларга рөхсәт бирелә икән. Тик бер шарт белән: алар бары тик ау хуҗалыгы территориясендә генә аулый алалар. Су кошларын аулауга 15 кеше рөхсәт алган инде. Кошлардан тыш, аларга, бурсык ауларга 5 рөхсәт кәгазе бирелгән, 3сенә инде заявка кергән.
Аучылар гадәттә сезон ачылуны үзләре өчен зур вакыйга итеп саныйлар, анда катнашмый калмаска тырышалар.Ә аучыларның закон нигезендә эш итүләренә контрольне районның баш аучысы Ришат Әхмәтсәгыйров 9 штаттан тыш хезмәткәр ярәме белән алып бара. Иң гаҗәбе - ул үзе кулына мылтык алып кошларга һәм хайваннарга аткан кеше түгел һәм атарга да җыенмый.
-Кызганам,-ди ул.-Кемгә ошый-шул ауласын, тик корал белән сак эш итсеннәр, ау законнарын гына бозмасыннар. Ә минем бурычым -контрольлек итү.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X