Әлеге инициативага микрорайонда яшәүче дистәләгән кеше кушылган.
Шул көннәрдә «Югары Нурлат» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ильяс Төхватуллин җитәкчелегендә микрорайон халкы бердәм булып җирле зиратта өмә уздырган.
Чара барышында өмәдә катнашучылар узган көздән калган һәм көчле җилләр нәтиҗәсендә ауган агач ботакларын, коры-сарыны җыйганнар, шулай ук үләннәрне чапканнар.
Җирле халык һәм кунакларның бердәм тырышлыгы белән зират территориясе тәртипкә китерелгән. Җыелган чүп-чар махсус техника белән полигонга чыгарылган.
Нет комментариев