Быел ул яши торган Радужная урамына асфальт салганнар.
Нурлатта туып-үстем мин. Гомеремнең күп өлеше Мәскәү шәһәре белән бәйле. Туган як күңелгә бик газиз. Шуңа да аның үсешен даими күзәтәм, һәр уңай үзгәрешкә ихлас шатланам. Берничә ел элек Нурлатта йорт җиткерүем дә туган ягыма тарту көче көчле булу белән бәйле. Җәйләребезне гаиләбез белән Нурлатта уздырабыз, язын-көзен дә биредә еш булабыз. Шәһәр буйлап йөрибез, туган ягыбыздагы һәр үзгәрешкә карап, горурланабыз.
Әле менә бу көннәрдә сөенеч өчен тагын бер сәбәп булды. Нурлатның шикәрчеләр бистәсендәге иң читтәге Радужная урамы юлына асфальт салдылар. “Татнефтедор” җәмгыяте башкарды бу эшне. Атна-ун көн дигәндә урамыбыз танымаслык булып үзгәрде. Җәмгыять белгече Әнәс Минзаһитович Камалетдиновның кешеләр һәм куәтле юл салу техникасы белән оста идарә итүенә сокландык. Урамыбызда яшәүчеләр һәм шәхсән үзем дә бу үзгәрешләргә сөенеп туя алмыйбыз.
Финур Гилялов
Нет комментариев