Кар техникасын тикшерәләр
3 февральдән 28енә кадәр Гостехнадзор идарәсенең Нурлат районы һәм шәһәре буенча бүлеге "Снегоход-2014" профилактик операциясен башлап җибәрә.
- Чаралар барышында юл яны мототранспорт чаралары - снегоходлар, снегоболотоходлар эксплуатация барышында тикшереләчәк, - ди бүлек начальнигы Расих Сатдаров. - Төп игътибар моточараның дәүләти теркәлүенә, техник карау узганлыгына һәм йөртүченең тиешле рөхсәт категориясе булуына биреләчәк.
Операция барышында ЮХИДИ һәм район аучылары катнашында урыннарга чыгып рейдлар үткәрү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев