Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кемгә – бәйрәм, кемгә – эш

Россиядә 1-8 гыйнвар - ял көннәре. Шулай итеп, 2014 елда беренче рәсми эш көне 9 гыйнварда башланачак.

Сигез көн дәвамында халык өчен иң кирәкле булган хезмәтләрнең эш графигын газета укучыларыбызга хәбәр итәргә булдык.
Автовокзал һәм тимер юл вокзалы ял көннәрсез эшләячәк.
125нче янгын часте, ЮХИДИ, полиция бүлеге тәүлек әйләнәсе график нигезендә эшләячәк. Бәйрәм көннәрендә, 31 декабрьдә төп чыршы бәйрәмендә әлеге службалар көчәйтелгән режимда эшли.
"Нурлатгаз" һәм Нурлат район электр челтәрләре җәмгыятьләрендә ике бригада тәүлек әйләнәсе кизү торачак. Ә "Промочистка" җәмгыятендә авария бригадасы ял көннәрсез иртәнге 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр эштә булачак.
Районара почтамптның касса бүлеге һәм хат ташучылар 3 гыйн-
вардан эшли башлаячак.
Район үзәк хастаханәсе үз пациентларын 3,6 декабрьдә 8-12 сәгатьтә кабул итә. Бәйрәм чорында стационар бүлекләр һәм табиблар (график буенча) тәүлек әйләнәсе кизү торачак.
Банкларның кассалары - "Татфондбанк"- 4,6, 8 гыйнварда, "Ак Барс"- 3,6,8 гыйнварда көндезге 12гә, "Девон-Кредит" - 4, 6, 8 гыйнварда көндезге 2гә кадәр эшләячәк. Саклык банкының төп офисы 3, 6, 8 гыйнварда 8-13 сәгатьтә, филиаллары 6 гыйнварда 8-13 сәгатьтә эшли. Ә менә шәһәрдәге шәхси даруханәләр үз эшләрен 1 гыйнварда ук башларга планлаштыра. 94нче даруханә яллардан соң 3, 4, 6, 8 гыйнварда эшли.
ТСЖларда һәм "Төзекләндерү биш" җәмгыятендә дә ял көннәре булмаячак, дип хәбәр итәләр. Торак-коммуналь челтәр хезмәте график нигезендә ял көннәрсез эшләячәк.
Яңа ел каникуллары чорында район оешма-предприятиеләрендә дә кизү оештырылачак.
Район мәгариф учреждение-ләрендә 2-12 гыйнварда каникуллар. Бу чорда балалар өчен ял итү, күңел ачу чаралары белән беррәттән спорт ярышлары да күпләп оештырылачак икән. Алар нигездә саф һавада узачак, дип хәбәр итәләр район мәгариф бүлегендә. Моннан тыш, каникуллар чорында БДИ, ГИАга әзерлек эшләре дә туктамаячак. "Ледок" Боз Сарае, спорт заллары һәм бассейннар да ял итмәячәкләр.Алар нурлатлыларны инде 1-2 гыйнвардан кабул итә башлаячаклар.
"Дуслык" ("Дружба", "Туслах") район газетасы редакциясе 9 гыйнвардан эшли башлаячак. Газетаның яңа елда беренче номеры җомга - 10 гыйнварда чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат