Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кизләү авылы: бер Сабантуйдан – өч тәкә

Узган якшәмбедә Кизләү авылы Сабантуена өч меңләп кеше җыелды. Бирегә күрше-тирә авыллардан, чит шәһәрләрдән кайтучылар да бихисап иде.

- 26 ел авылда милли бәйрәм үткәрелмәгән булган бит, - ди Лениногорск шәһәрендә яшәүче Кизләү авылы килене Гөләндәм Кәбирова. - Авылда бәйрәм була дигән хәбәрне ишетү белән "кош тоткандай" сөенеп кайттык. Ә урынын күрегез, Киекле белән Кизләү арасындагы заманында бәрәңге утыртылган җирләрдән Сабан туе өчен бер дигән алан килеп чыккан.
- Кизләү авылы халкы үзенең бердәмлеген бик күп авылларга үрнәк итеп күрсәтте, - ди тамырлары белән әлеге авылдан булган Шамил Кашапов. - Теләк булгач, бәйрәме дә оеша, кешеләре дә кайта.
Быел чик сакчылары бәйрәмендә туган Сабан туе үткәрү идеясен авыл халкы бик тиз күтәреп алган.
- Авылыбызда икенче Сабан туе үткәрәбез бит инде, - ди Киекле авылы җирлеге башлыгы Рәфис Ганиев. - Күптән түгел балалар Сабантуе да халыкның актив ярдәме белән гаилә бәйрәме булып узды. Бүгенге бәйрәмгә дә кем ничек булдыра алды -шулай ярдәм итте. Кайсы әтәч китерде,кемдер акчалата ярдәм ттте, бәйрәмебездә көрәшчеләргә дип өч тәкә булдырылды әнә.
Чараны ачкан һәм район башлыгы Равил Кузюровның сәламнәрен юллаган аның урынбасары Флюра Ногманова әлеге традициянең дәвамлы булуын теләде. Коръән сурәләре укып башланган милли бәйрәм яше-картының очрашу-күрешү урыны булды. Кизләүлеләр Сабан туен барлык шартларына китереп оештырган иделәр. Авылның иң өлкән кешеләре 87 яшьлек Минҗиһан Садыйкова, Нәҗиб Әсәров та хөрмәтләнде. Күп балалы, иң ерактан кайтучы кунаклар, яшь гаилә коручылар да игътибарсыз калмады. Әтәч тә ерак "очмады: авыл егете Рифат Әбделганиевка насыйп булды. Шулай да иң мавыктыргыч мизгел милли көрәш булды. Бу көнне укучылар арасында Руслан Мортазин, яшьләрдән Солтан Шәймәрданов һәм Зөлфәт Сөнгатуллин батыр калдылар. Иганәчеләр әзерләгән өч сарык Сабан туе батырларына тапшырылды. Ат чабышлары дисеңме, милли уеннар - көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык сугышы, гер күтәрү, капчык киеп чабу, көрәш, концерт программасы, сәүдә рәтләре белән үрелеп барган бәйрәм кичкә кадәр сузылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат