Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кыр кәҗәсе санын программа буенча арттыралар

Табигатьтә аз санда калып бара торган бу йөгерек хайваннарның санын арттыру турында республика дәрәҗәсендә кайгырта башлаганнар.

Республиканың хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау идарәсе хәзер кыр кәҗәләре санын арттыруның программасын булдырган, ул республика җитәкчелеге контролендә тора. Район аучылары әйтүенчә, ике елдан артык күренмәгән бу хайваннар хәзер бездә дә күзгә чагыла башлаган: алар Төрнәс аучылык территориясендә, Зүзәй ау хуҗалыгында, гомуми файдаланудагы аучылык территорияләрендә күренгәли икән. Хәзерге кышкы салкын көннәр торганда, азык эзләп аларның олы юлга чыгу фактлары да булгалый һәм аларга законсыз һөҗүм корбанына да әверелергә мөмкиннәр. Ә кыр кәҗәсенә ау бөтенләй тыелган, законсыз аткан өчен җинаять җаваплылыгы яный.
Районның баш аучысы мондый браконьерлык күренешенә юлыккан, яраланган яки хәлсезләнгән хайванны күрүчеләрне кичекмәстән (843) 211-66-94 яки 89297213822 телефоннары буенча хәбәр бирүләрен сорый, Республика күләмендә хайваннарның баш санын арттыру өчен кыр кәҗәләре һәм боланнар сатып алына, район аучылары исә бу көннәрдә кыр кәҗәсен ачлыктан йолып калыр өчен алар күренгән урыннарга бураннар һәм снегоходларда печән һәм себеркеләр таратып йөриләр, рейдлар үткәрәләр. Алар хайваннарны ярдәмгә мохтаҗлыгы турында авыл җирлекләре башлыкларына да хәбәр иткәннәр, мәктәпләрдә дә чыгышлар ясыйлар. Салкыннар һәм кешеләрнең кансызлыгы бу гаҗәеп матур һәм елдан-ел аз санда калып бара торган хайваннарны бөтенләй юкка чыгармасын өчен барыбызның да уяулыгы, кешелеклелеге кирәклеген онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат