Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Ледок” җиңел юл эзләми

Нурлатның "Ледок" командасы Боз сараенда узган мәртәбәле "Кышкы старт" хоккей турнирында төп Кубокны отты.

Турнир, чыннан да, Россия дәрәҗәсендәге статуслы иде. Өч көн барган "Кышкы старт"та нурлатлылардан тыш, ЦСК ВВС (Самара), "Волгарь" (Тольятти), "Сокол" (Яңа Чабаксар), "Кристалл" (Саратов өлкәсе, Балаково шәһәре) һәм "Вятка" (Киров) командалары көч сынашты. 2002-2003 елгы үсмерләрдән торган әлеге командаларның барысы да, быелдан исә "Ледок" та, Россия беренчелегендә чыгыш ясыйлар. Шуңа бу турнирны оту аерата мәртәбәле саналды.
- Бүгенге көндә үз казаныбызда кайнап кына әлләни югары үрләргә ирешеп булмый, - ди Боз сарае директоры Марсель Садыйков. - Шуңа, ераграк булса да, җае чыккан саен дәрәҗәле бәйгеләргә йөрергә тырышабыз. Менә быел үзебездә дә Россия беренчелегендәге иң көчлеләрдән саналган командаларны чакырып, көч сынашмакчы булдык.
Боз сарае җитәкчелегенең мондый сәясәте нәтиҗәсен дә бирә тора: хәзер "Ледок" командасын Мәскәү, Санкт-Петербургта, хәтта Ханты-Мансийск автоном округында да беләләр. Шулай да "Кышкы старт" турниры "Ледок"ка җиңел бирелмәде. Дөрес, нурлатлылар старт уенында "Вятка"ны җиңелдән генә ота алдылар анысы. Ә "Волгарь"га каршы матчта чын ир-егетләрчә көчле характер күрсәттеләр һәм 0:3 исәбенә оттырып барган җирдән, матчны 5:3кә үз файдаларына төгәлләп, фантастик җиңүгә ирештеләр. Ә инде ЦСК ВВСка каршы өченче матчта уен тәмамланырга ике минут калганда, хуҗалар хәлиткеч гол керттереп, җиңелүгә дучар булдылар. Хәзер инде призерлар арасына эләгү өчен генә дә калган ике уенны да отарга кирәк иде. Тренерлары Александр Елагинның сүзләре үтемле булгандырмы, соңгы араларда чит командаларга болай да чамадан тыш "кунакчыллык" күрсәтеп торучы яшь хоккейчыларыбызның үзләренең дә кыйммәтле трофейны читкә озатасылары килмәгәндерме - ни генә булмасын, "Ледок" "Сокол"ны да отты, турнирда бер генә җиңелү ачысы да татымаган "Кристалл"ны да 9:3 исәбенә тар-мар итте. Әмма мондый батырлыклар да төп Кубокны гарантияләми иде әле. Гомумән, турнирга хәлиткеч нокта "Сокол" белән ЦСК ВВС арасында узучы соңгы матчта гына куелды. Алай гына да түгел, бәйгенең ахыр нәтиҗәләренә бәйле интрига соңгы секундларга кадәр сакланды. ЦСК ВВСка Кубокны оту өчен бары тик төп вакытта җиңү кирәк булса, "Ледок"ка чемпион калыр өчен "Сокол"ның отуы яисә төп вакытның тигез исәпкә тәмамлануы кулай иде. Тулаем "Кышкы старт" турнирына хас булган фантастик борылышлар соңгы матчта да дәвам итте: уен буена отып барган самаралылар, инде үзләрен алтынсу Кубок күтәргәндәй хис иткән бер мизгелдә, "Сокол" исәпне тигезләп тә куйды. Дөрес, буллитлар буенча "очучылар" җиңде, әмма "Ледок"ның чемпион калуына бу хәл берничек тә комачаулый алмый иде инде. Моннан тыш, "Ледок" уенчылары Раил Кәбиров - турнирның иң яхшы бомбардиры, ә Александр Шпаров иң яхшы капкачысы дип табылды.
- Быелгы сезонда бу - иң зур җиңүебез. Һәм бу трофейны үз җанатарларыбыз каршында яулавыбыз икеләтә сөенечле, - дип шатлыкларын уртаклашты "Ледок" тренеры Александр Елагин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Хоккей Ледок