Бөек Җиңүнең 70 еллыгын иблгеләп үтү алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең атказанган икътисадчысы Һавил Рәхимов та котлаулар кабул итте.
Ул озак еллар икътисад өлкәсендә эшләгән, ә бу көнне ветеранны котларга Федераль казначылыкның ТР идарәсенең 33нче бүлеге начальнигы Ралия Хәсәншина килде. Ул ветеранга җылы теләкләрен җиткерде, чәчәкләр, истәлекле кул сәгате, азык-төлек җыелмасы тапшырды.
Һавил Сабирович фронтка 1943 елның гыйнваренда китә. Карелия фронтында сугыша башлый, Венгрияне, Австрияне азат итүдә катнаша. Венаны азат иткәндә, немец генералын әсирлеккә төшерә. Һавил Рәхимов ике тапкыр яралана. 1946 елда демобилизацияләнә. Аның хезмәт юлы да шанлы уза: колхозда баш бухгалтер, өлкән салым инспекторы, райфо мөдире булып та эшли. Аның хезмәте сугышчан һәм хезмәт казанышлары өчен төрле бүләкләр белән билгеләп үтелә. "Без ветераннар турында бәйрәмнәрдә генә түгел, һәр көнне кайгыртырга тиеш. Бу - безнең бурычыбыз", - дип саный Ралия Хәсәншина. Шуңа да һәр көнне шалтыратып, ветеранның хәлен белүне галәткә керткән.
Ә берничә көннән ветеран янә котлаулар кабул итәчәк - 18 майда аңа 90 яшь тула.
Нет комментариев