Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Министр урынбасары Илдус Габдрахманов: “Уңышка салынган нигез начар түгел”

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов район башлыгы Равил Кузюров озатуында Нурлат районы хуҗалыкларында язгы чәчү эшләренең барышы белән танышты.

- Республикада язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә 30 процентка якын мәйданда чәчү эшләре үткәрелгән. Нурлат чәчү темплары буенча республикада 2нче, 3нче урында бара. Басуларга карап, алар җиренә җиткереп эшкәртелгән дип әйтергә була, технологияләр буенча бернинди дә кимчелекләр юк. Салынган нигез начар түгел, - дип язгы кыр эшләренең барышына бәя бирде ул "Сөләйманов Ә.И" КФХсының арпа басуын караганнан соң. Шунда ук бурычларны да билгеләп үтте. - Хәзер шыткан игеннәрне тиешенчә, үсемлекләрне саклау технологияләре буенча тәрбияләргә кирәк булачак.
"Сөләйманов Ә.И" КФХсында быел язгы чәчү эшләре 14500 гектарда үткәреләчәк. Бүгенге көнгә барлык мәйданнарның 53 процентында эшләр төгәлләнгән. Хуҗалык игенчеләре 9 заманча чәчү комплексы белән бөртекле культуралар һәм чөгендер чәчү белән мәшгуль. Чәчүне май урталарында төгәлләүне бурыч итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат