Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мәүлид мөбарәк булсын!

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтү! Мөхтәрәм нурлатлылар, райондашлар!

Нурлат районы мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлыйм! Мәүлид - туу дигәнне аңлата. Мәүлид кичәсе - дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән сөекле Мәхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Мәүлид - рабигыләүвәл аеның 11-12нче көннәре. Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, салаватлар әйтү, хәер - сәдакалар өләшү - бөек Раббыбыз һәм аның Рәсүленә карата ихласлылыгыбызны күрсәтә. Мәүлид кичәсе бер - беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыту, хөрмәт итүне арттыру көне дә. Бәйрәм кичәсендә иминлек, бәракәт сорап догалар кылыйк.
Район авылларында ай дәвамында Мәүлидкә багышланган дини бәйрәм программалары узачак. 18 гыйнварда исә барлык мөселман кардәшләрне шәһәр Мәдәният сараенда узачак Мәүлид бәйрәменә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат