ХӘБӘРЛӘР
Мобиль репортер: Нурлатыбыз матурлыгы өчен...
Нурлатлылар шәһәрнең үзәк мәйданындагы үзгәрешләрен сөенеп кабул иттеләр: яңа фонтан, уңайлы эскәмияләр, чәчәкләр...
Тик, кызганычка каршы, иртәнге якта биредә ташлап калдырылган тәмәке төпчекләренә, көнбагыш чүбенә тап буласың, болар - шәһәрлеләрнең төнге ялларыннан калган эзләр, ә бит биредә чүп савытлары да җитәрлек. Бу хакта зар белән редакциягә дә шалтыратучылар булды. Шәһәребез йөзенә битараф булмаган кешеләрнең күплеге сөендерә. Без шундый нурлатлыларны мобиль репортерлар булып алырга һәм күргән фактларын камерага төшерергә чакырабыз - тәртипсезләрне бергәләп оятка китерик әле. Видео, фотосурәтләрегезне безнең электрон адреска юллагыз - redak@list.ru. Фамилиягезне күрсәтү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме - урамнардагы чисталык өчен бергәләп көрәшик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев