Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Музейда Батырлык дәресе үтте

Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музеенда Ленинград камалышын өзүнең 70 еллыгына багышлап Батырлык дәресе үткәрделәр.

Чарага алар шәһәрнең 2нче урта мәктәбе укучыларын чакырдылар. Тематик дәрес барышында укучылар Ленинград камалышында кешеләрнең яшәеше белән таныштылар. Ә ул авыр көннәр безнең райондашларыбыз башыннан да узган. Музей хезмәткәрләре һәм Нурлат районының ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова "Тормыш юлы"н салучылар һәм шәһәрне азат итүчеләр турында сөйләде.
Чара азагында укучылар Дан Залында экскурсиядә булдылар. Экскурсия укучыларга Батырлык дәресендә алган мәгълүматны тагын да тирәнрәк төшенергә булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат музей