ХӘБӘРЛӘР
Нурлат аграрийлары тәҗрибә уртаклашу өчен Зәй районына китәчәкләр
Бүген Зәй районында үткән республика семинар-киңәшмәсенә район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә бер төркем аграр сектор җитәкчеләре китсә, районның авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре аны видеорежимда тыңладылар.
Авыл хуҗалыгы тармагында яртыеллык эшкә йомгак ясау, азык әзерләүнең барышы һәм алда торган урып-җыю компаниясенә әзерлек кебек көнүзәк мәсьәләләрне караган киңәшмә эшен ТР Президенты Рөстәм Миннеханов алып барды. Ул авыл хуҗалыгын нәтиҗәле алып бару, аны заманча рельсларга күчерү җәһәтеннән Зәй районы тәҗрибәсенә югары бәя бирде һәм аның белән барлык аграр тармак белгечләрен таныштырырга тәкъдим итте. Президент тармак һәм авылларның үсешен тәэмин итүдә республика һәм Федераль үзәк алып барган вәзгыятьне бәян итте, соңгы вакытта гаилә фермаларына техника сатып алу өчен Лизинг-грант булдырылуын җиткерде. Алда торган иң мөһим бурычлар итеп быел 1-2 еллык азык запасы әзерләү, урып-җыюны мөмкин кадәр кыска срокларда башкаруны куйды.ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов үз докладында тармактагы яртыеллык эшкә нәтиҗә ясады.Авыл хуҗалыгы кадрларын урыннарда беркетү өчен белгечләргә лаеклы хезмәт хакы түләү, урак кампаниясендә эшне оештыруда кызыксындыру чараларын куллану, кырда ике сменалы эш өчен кадрлар комплектлау кирәклегенә басым ясады.Чәчүлекләрне минераль ашламалар белән тиешенчә тукландыру, ясалма сугаруны гамәлгә кертү дә хәлиткеч бурычлардан билгеләнде.
Иртәгә безнең районнан аграр тармак җитәкчеләре, белгечләре тәҗрибә уртаклашу өчен Зәй районына китәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев