Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат авылларында Мәүлид бәйрәмнәре бара

6,7 гыйнварда районның 3 авылы - Яңа Иглай, Тукай һәм Якты Күлдә Мәүлид бәйрәмнәре үтте. Ул авыл халкы һәм җирле мәчетләр инициативасы 3 ел рәттән үткәрелә инде.

Һәр 3 авылда да мәселманнарны бәйрәм белән район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов котлады. Пайгәмбәребезнең туган көне хөрмәтенә бәйрәм салават әйтү, зекер кылу, Корьән аятьләре әйтү кебек дини кануннар нигезендә үтте. Шунда ук мөселманнар өчен аш табыннары да оештырылды.
Авылларда Мәүлид бәйрәмнәре дәвам итә. 20 гыйнвар көнне шәһәр Мәдәният сараенда район мөселманнарының Мәүлид бәйрәме узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Мәүлид