Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бердәмросслары сайлау алды программасын кабул иттеләр

Бүген Нурлатта "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең XXI конференциясенең беренче этабы үтте.

Анда Нурлат җирле бүлекчәсенең алдагы чорга бурычлары каралды, алар белән сәяси Совет әгъзасы Флюра Ногманова таныштырды. Шунда ук бертавыштан бүлекчәнең сайлау алды программасы кабул ителде. Конференциянең көн тәртибенә Нурлат районы территориясендә вәкиллекле органнарга депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү дә бар иде. Нурлат районы һәм шәһәрендә 27 мәйданчыкта оештырылган муниципаль праймеризлар нәтиҗәләре буенча, конференциядә "Бердәм Россия"дән җирле үзидарә органнарына депутатлыкка 187 кандидат тәкъдим ителде. Аларны делегатлар яшерен тавыш бирү юлы белән сайладылар. Шунда ук Татарстан төбәк бүлегенең 4 июльдә үттәчәк XXIII конференциясенә 7 делегат та сайланды. Азактан партия эшендә актив катнашучылар, партия сафларына кушылучылар һәм юбилярлар хөрмәтләнде.
Конференцияне җирле бүлекчә секретаре урынбасары Владимир Кашкаров алып барды. Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат