Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат Бердәмросслары су басудан зыян күрүчеләргә беренче ярдәм җибәрде

- "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең мөрәҗәгатенә кушылып, без Ерак Көнчыгышта су басудан зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм юлладык, - ди партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Лекомцева.

Аның бер өлеше партиянең ярдәм фондының Нурлат филиалы исәбеннән булса, икенче өлеше - җирле бүлекчәнең башкарма комитеты коллективыннан.
- Акция дәвамлы булыр дип уйлыйбыз. Чөнки ярдәм итәргә теләп безгә мөрәҗәгать итүчеләр бар инде. Бу уңайдан башлангыч оешмаларга, хезмәт коллективларына хатлар да юлладык, - ди Зөлфия Лекомцева.
Табигать бәла-казасыннан зыян күрүчеләргә исә теләгән һәр нурлатлы ярдәм итә ала. Моның өчен партиянең башлангыч бүлекләренә яки башкарма комитетка 2-28-24 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X