Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат чаңгычылары Идел буе-Урал беренчелегендә катнашып кайттылар

Нурлат чаңгычылары Андрей Сираҗетдинов һәм Радик Ибраһимов Идел буе-Урал беренчелегендә катнашып кайттылар.

Әлеге ярышлар 12-14 февральдә Зәй шәһәрендә узды. Беренчелектә Татарстаннан тыш, Пенза, Свердловск, Чабаксар, Оренбургтан, хәтта Казахстаннан да иң көчле спортчылар җыелган. Андрей үз яшьтәшләре арасында - IV, Радик V урыннар белән кайттылар. Призлы урыннарга эләкәмәсәләр дә, көндәшләрнең иң гаярьләрдән булуларын исәпкә алганда, нәтиҗәләр начар түгел. Мисал өчен, Радик катнашкан дистанциядә беренче урынны Яр Чаллыдан дөнья чемпионы Александр Ильин алган. Гомумән, андый титуллы чаңгычылар шактый иде, диләр егетләр. Беренчелектән күңелле сюрпризлар да булган. Мәсәлән, Радик Ибраһимов үзенең яшь чагындагы остазы, РСФСР һәм Татарстанның атказанган тренеры Рәдиф Сафинны очраткан. (Рәдиф Сафин - ике тапкыр Олимпия чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы Ольга Данилованы тәрбияләгән остаз - ред.). "Ул мине әллә каян танып алды, җылы итеп күрештек. Беренчелектәге чыгышымнан бик үк канәгать булмавымны да сизде һәм, гадәтенчә, юатырлык, алга таба көч-дәрт өстәрлек сүзләрен дә тапты. Ә иң мөһиме, урынлы киңәшләрен бирде - кыскасы, бу очрашудан бик канатланып кайттым әле, төшенкелекнең әсәре дә калмады", - ди Радик. Сюрпризлар исә моның белән генә бетмәгән әле. Ярышлардан кайтуга Радик эшләгән Нурлат автоюллар идарәсе җитәкчесе Фидаил Садыйков чаңгычыны өенә барып котлаган: мондый зур ярышларда катнашуы гына да зур дәрәҗә инде ул, дип бүләген тапшырырга да онытмаган.
Ә бүген Нурлат чаңгычылары "Татнефть" җәмгыяте Спартакиадасына әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат