Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат чыгарылышларын алда олы тормыш көтә

Районның 41 чыгарылышы мәктәпне "Укудагы аерата уңышлары өчен" медале белән тәмамлады. Әлеге олы бүләкне олимпиада, фәнни-гамәли конференцияләр җиңүчеләре, мәктәпне "5" билгеләренә генә тәмамлаучылар һәм БДИ буенча 75 балладан артык бәя алучылар алды.

Кичә районның 330 унберенче сыйныф укучысы тантаналы шартларда мәктәп белән хушлашты. Унберенчеләр өлгергәнлек аттестаты алса, 565 тугызынчы таныклыкка ия булдылар. Районда 48 тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган.
Шәһәрнең 4нче мәктәбе быел район күләмендә лидерлар рәтендә икән. Мәктәпне тәмамлаучы 40 чыгарылышның 11е "Укудагы аерата уңышлары өчен" медале белән тәмамлады. 11 "А" сыйныфы укучысы Ксения Еремеева исә РФ һәм ТР Мәгариф министрлыкларының "Укудагы аерата уңышлары өчен" медаленә ия булды. Ксениянең БДИ буенча баллары да югары рус теле - 90, җәмгыять белеме - 82, математика 78 балл. "Агымдагы ел мәктәп чыгарылышлары, педагоглар һәм әти- әниләр өчен аеруча уңышлы булды. Ә уңышка ирешү зур тырышлык сорый. Быелгы аттестатсыз калучы чыгарылышларыбыз юк. Өстәвенә, 11е алтын медаль иясе. Мондый күрсәткечнең мәктәбебездә 12 ел булганы юк иде. БДИ буенча билгеләр дә сөенерлек",- ди мәктәп директоры Солтан Әхмәтҗанов.
Быелгы чыгарылышлар арасында иҗади, спорт ягыннан алдынгылар шактый. Әнә, республика күләмендә татар әдәбияты буенча I урын яулаган Миләүшә Нигъмәтуллинаның рус теленнән дә белеме шәп икән. Бу фәннән БДИны ул 95 баллга тапшырган. Шулай ук район күләмендә танылган баскетболчы Лидия Салмина, "Созвездие-Йолдызлык", "Сандугач керде күңелгә" республика конкурс-фестивальләр җиңүчесе Ильвия Таҗетдинова белән дә горурлана мәктәп. Чыгарылышларга шефлары, "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховның юл теләкләрен предприятиең профсоюз комитеты җитәкчесе Ринат Мөхәммәтҗанов җиткерде. Традиция буенча, медаль ияләренә Илгиз Салиховның бүләкләрен дә тапшырдыдар. Мондый традиция мәктәптә 9 ел гамәлдә икән. Бәйрәмгә балаларының шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләр һәм якыннары да килгән иде. "11 ел сизелми дә үтеп китте. Бүген имтиханнан да бигрәк дулкынланам. Яраткан сыйныфташлар, укытучылар һәм мәктәптән аерылуы кыен икән", - диләр чыгарылышлар.
Чыгарылыш кичәләре кичен кафелар-мәктәп ашханәләрендә күңел ачу һәм таң каршы алу белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат