Нурлат делегациясе якташыбыз Гакыйль Сәгыйровны искә алу чараларында катнашты
29 июльдә районыбызның Әхмәт авылында туган якташыбыз, шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйровның вафатына 5 ел булды.
Шул уңайдан шимбә көнне Самара өлкәсенең Иске Җүрәй авылында шагыйрьне искә алу чаралары үтте. Бу авылда шагыйрь әнисе Хәбибҗамал апа белән гомеренең зур өлешен уздырган, биредә аларның иске йорты саклана, шагыйрь үзе дә монда җирләнгән. Шуңа да шагыйрьнең Самара, Ульян өлкәләрендә һәм Татарстанның Нурлат районы һәм шәһәрендә яшәүче, аның иҗатын олылаучы дуслары янә Иске Җүрәйдә җыелдылар. Чаралар Гакыйль Сәгыйровның каберен зыярәт кылу белән башланып китте, Самара шәһәренең "Болгар мирасы" мәчете имамы Расих Вакказов җитәкчелегендә шагыйрь рухына догалар укудан багышланды. Нурлат делегациясе әгъзалары район һәм шәһәр башлыгы Равил Кузюров, бөтен нурлатлылар исеменнән сәламнәр җиткереп, шагыйрьнең каберенә чәчәкләр куйдылар. Ә аннан соң авыл клубында үткән кичәдә хатирәләр яңарттылар, шагыйрьнең нурлатлылар өчен зур горурлык булып, аның халык күңелендә яшәвен әйттеләр. Шагыйрь берара белем алган Биккол авылында аның музее булдырылуын да Иске Җүрәй халкы алкышлар белән кабул итте. Тик менә Гакыйль Сәгыйровның Иске Җүрәйдә йорт-музеен ачу әле һаман да чынга ашмаган хыял булып кала бирә. Чарада күтәрелгән төп тема да шул булды, чыгыш ясаучы һәркем шагыйрьнең мирасын югалтмыйсы иде, дигән теләк белдерде. Авыл җирлеге башлыгы Равил Миннебаев әйтүенчә, Кошки районында бу хакта сүз бара, бүгенге көндә йортны рәсмиләштерү эшләре төгәлләнгән, алга таба аны тарихи экскурсион маршрутка кертергә дигән ниятләр дә бар икән. Һәрхәлдә, быел шагыйрьнең инде ташландык хәлгә килеп бара торган йортының нигезен ремонтлап калдырырга планлаштыралар. Чарада катнашучы һәркем музей-йорт ясауга үзеннән өлеш кертергә тырышачагын әйтте, моның өчен иганәчеләрнең дә ярдәме артык булмас иде, дигән теләкләрен җиткерүчеләр дә булды. Батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып яши алган Гакыйль Сәгыйровның тормышы һәм иҗаты әле ничәмә-ничә буынга үрнәк һәм гыйбрәт бирерлек бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев