ХӘБӘРЛӘР
Нурлат егетләрен армиягә район башлыгы озатты
Язгы чакырылыш кампаниясе барышында, бүген, 14 майда, Нурлат егетләренең икенче төркеме армия хезмәтенә юл алды. Егетләрне олы юлга озатырга дип район башлыгы Равил Кузюров килде.
- Район чакырылыш планын ел саен уңышлы үтәп килә, - диде Равил Әфраимович. - Шөкер, районда армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр юк. Ир-ат армия мәктәбен үтәргә тиеш. Минем гаиләдә әтием 4 ел, үзем ике, олы улым бер ел хезмәт итте. Кайда гына хезмәт итсәгез дә кеше булып калыгыз. Армия хезмәте сезгә файдага булсын. Әти-әниләрегезне онытмагыз, хатлар языгыз.
Язгы чакырылыш барышында армия сафларына районнан 100 егет китәчәк. Шуларның 5се инде Казанда эчке гаскәрләрдә хезмәт уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев