Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат эзләнүчеләре разведкага бара

Эзләнүчеләрнең чираттагы көзге вахтасы 24 августка билгеләнгән.

Ул язын булачак казу эшләренең урынын һәм алда торган эш фронтын билгеләү максатыннан оештырыла.
Алексей Халипа, Владимир Малыгин, ирле-хатынлы Андрей һәм Наталья Золотухиннар Чистайның "Выстрел" хәрби-патриотик отряды составында Волгоград өлкәсенең Городищенск районы Кузьмичи авылы территориясендә узачак казу эшләрендә катнашачаклар. Бу төбәктә Бөек Ватан сугышы вакытында 23 меңгә якын татарстанлы һәлак булган. Бары тик Городищенск районында гына 2894 якташыбызның җәсәде барлык хәрби кануннар буенча җиргә иңдерелгән. Монда Нурлат эзләнүчеләренең дә өлеше бар. Мәсәлән, язгы вахта барышында алар 112 сугышчының җәсәден табып алганнар. Эзләнүчеләр шулай ук районның 18 музеен тулыландырды. Эзләнүчеләрнең палаткалы лагерена алыштыргысыз комендант итеп билгеләнгән Владимир Малыгин әйтүенчә, алар бу юлы да мәктәп берләшмәләре һәм Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее өчен дә экспонатлар алып кайтырга тырышачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат