Нурлат көрәшчеләре призлы урыннар алганнар
Нурлат көрәшчеләре Яңа Чишмә районында спорт остасы Рәшит Әхмәтгалиев истәлегенә узган турнирда катнашып кайттылар.
Әлеге бәйге ир-атлар һәм үсмерләр арасында үткәрелде. Олырак көрәшчеләребездән ДЮСШ һәм "Нурлатнефть" идарәсе тренеры Илфат Гыймадиев иң авыр үлчәү категориясендә чемпион исеме яулап кайтты. Моннан тыш, Илшат Сәмәрханов - II, Илсур Нәбиуллин III урыннар алдылар. Үсмерләр арасында Дмитрий Михеев чемпион титулы белән кайтты. Шулай ук Рифат Йосыпов - II, Илнур Миннебаев һәм Радик Шарапов III урыннар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев