Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат өлкәннәре сәхнә түрендә

Кичә, 15 апрель көнне, ветеран үзешчән башкаручылар арасында үткәрелгән "Балкыш" ("Сияние") район конкурсында быел барлык мәдәни учреждениеләрдән 31 номер тәкъдим ителде.

- "Балкыш" фестивале ел саен уздырыла, - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе, жюри әгъзасы Әлфия Галәветдинова. - Анда пенсия яшенә җиткән үзешчән башкаручылар катнаша. Быелгы чарада вокаль, вокаль-инструменталь ансамбльләр һәм хор коллективлары, фольклор, поэзия, хореография номинацияләре буенча чыгышлар булды. 200гә якын өлкән артистлар арасында истә калырлыклары да бихисап иде. Мисал өчен, Тимерлек авылыннан килгән 86 яшьлек Мария Егорованың плэмадан сәнгатьле итеп өзек укуы, Андреевка авылыннан Зиновей Будяшкинның җырлавы, Колбай Мораса авылыннан килгән Суфия апа Баһаветдинованың мөнәҗәтләре, Богдашкинодан борынгы җырларны яратып башкаручы Клавдия Иванова һәм Роза Муравьеваның чыгышлары жюри әгъзаларын гына түгел, тамашачыларны да әсир итте. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, призлы урыннар яулаучы 9 майда шәһәрнең үзәк мәйданыда Җиңүнең 69 еллыгына багышлап үткәреләчәк бәйрәм концертында да чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат