Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат махсус чорга әзерләнеп тора

Чәршәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә районда районны махсус чорга күчерү буенча мобилизацияләнгән тернировка булды.

11 мартта район Советының зур залында район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова рәислегендә мобилизация тренировклары үткәргәндә кабул итү-эвакуация комиссиясенең утырышы узды, анда тернриовкаларга кагылышлы мәсьәләләр каралды. "Бурычларның берсе булып гражданнар оборонасы буенча чараларны башкару мәсьәләсен эшләү тора", - диде Ф.Ногманова. Шунда ук эвакуация эшләре буенча җаваплылар үз службаларының әзерлекләре турында хисап җиткерделәр. "Гражданнар оборонасы буенча планлаштырылган чараларны әлегә шартлы рәвештә, документлар буенча башкарабыз, гражданнар оборонасы һәм кабул итү-эвакуация пунктлары службалары эшкә җикмибез. Шуңа да районның барлык службалары һәм гражданнар оборонасы формированиесләре җитәкчеләренә планлаштырылган чараларны шартлы үтәүгә керешергә, өйрәнүләр үткәрергә, матди-техник чараларның торышын тикшерергә. Районның гражданнар оборонасы штабына теелфон, факс, электрон почта, посыльныйлар ярләмендә гражданнар оборонасы көчләре һәм чараларының үзара хезмәттәшлеген оештырырга", - дип йомгаклады сүзен Флюра Ногманова.
Сирень Сәмәрханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат