ХӘБӘРЛӘР
Нурлат музее экспозициясе “Уяв” кунакларына да тәкъдим ителәчәк
Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музее хезмәткәрләре "Туку тарихы" күчмә-экспозициясен нәкъ милли бәйрәмнәрдә күрсәтү өчен оештырдылар да.
Анда районда яшәүче халыкларның көнкүрешен гәүдәләндергән 80нән артык экспонат тупланган. Болар арасында эш кораллары - җеп чорнау, киндер язу, туку станогы, киндердән тегелгән милли костюмнар һәм башкалар бар. Нурлатлылар болар белән район Сабантуенда танышырга өлгерделәр инде, ул Волгоград, Казан кешеләренең дә игътибарын җәлеп итте. Ә июльнең беренче шимбәсендә узачак "Уяв" бәйрәмендә аны тагы да күп кунаклар күрәчәк әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев