Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат остакулы иске журналларга яңа тормыш бүләк итә

Быел редакциябезнең чыршысын Анастасия Руковишникованың иҗади остаханәсендә ясалган уенчыклар да бизәячәк. Алар конкурска газета-журналлардан үре эшләнгән уенчык алып килделәр.

Настя шәһәрнең 9 нчы урта мәктәбенең 2Б сыйныфында укый. Киң күңелле, аралашучан кыз ул. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кызның дуслары да күп. Фигуралы шуу, спорт аэробикасы белән шөгыльләнә. Буш вакытта рәсем ясарга ярата. Әнисе белән бергә сәйләннәр матур куаклар да ясап куялар. Һәм ел саен урман чибәрен үз куллары белән ясаган уенчыклар белән бизиләр. Ә район газетасы игълан иткән конкурс өчен Настя иң гади газета-журналлардан фонарь, чыршы һәм үргән. Буяу белән буяган ялтыраткычлар белән бизәгән. Афәрин!
Исегезгә төшерәбез, "Чыршыны бергә бизик" редакция конкурсы дәвам итә, анда сез дә катнаша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат