Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат райондагы мәдәни үзәкләр модернизацияләнә

Республикада 2012 елдан башлап эшли башлаган күпфункцияле үзәкләр төзү проекты кысаларында районда соңгы өч елда Якушкино, Чулпан һәм Якты Күл авылларында шундый объектлар барлыкка килде.

"Авыл клублары" Республика программасы кысаларында төзелгән әлеге объектлар китапханә, фельдшер акушерлык пуктларын бер түбә астына җыйды. Район башкарма комитетында әйтүләренчә, 2016 елга кадәр барачак программа кысаларында районда бу эш дәвам итәчәк икән әле. Реаль эшләр партиясе булган "Бердәмросслар" китапханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү эшен дә үз җилкәләренә алган.
- Райондагы 48 китапханәдә заманча техника - компьютер, ТВ-проекторлар белән җиһазланган, - ди "Җирлекара үзәк китапханә" директоры Роза Липатова. - Тулаем алганда җиһазлау эшен туктатканыбыз юк. Тумба, Андреевка, Салдакай һәм шәһәр филиалларын стеллажлар, өстәлләр һәм урындыклар белән яңарттык. Балалар китапханәсендә барган капиталь ремонт эшләре вакытында партиянең ярдәмен тойдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат