ХӘБӘРЛӘР
Нурлат районында быел бәрәңгенең яңа сортын сынап караячаклар
"Сөләйманов Ә.И" КФХсында узган атна азагында бәрәңге утыртырга керештеләр.
Быел биредә икенче икмәк узган елгыга караганда да артыграк - 300 гектарда булачак. Аларны елдагыча сугарулы система буенча игәчәкләр. Хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов әйтүенчә, быел бәрәңгенең яңа сортлысын да үстереп карамакчылар. Кызыл төстәге, сары эчле I репродукцияле "Ред леди" сортлы бәрәңге орлыгын 60 тонна кайтарганнар биредә. Моннан тыш, инде берничә ел дәвамында сыналган сары төстәге "Гала" сортыннан да яхшы уңыш алырга өметләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев