ХӘБӘРЛӘР
Нурлат спорт мәктәбендә “Соңгы сыбызгы” тавышы яңгырады
Бүген, 23 майда Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбе үзенең быелгы чыгарылышлары белән хушлашты.
Гадәти мәктәпләрдән аермалы буларак, ДЮСШда бу тантана "Соңгы кыңгырау" түгел, ә "Соңгы сыбызгы бәйрәме" исеме астында узды. Яшь спортчыларны бәйрәм белән спорт мәкәбе директоры Фәнил Гайнуллин котлады. Аннан ДЮСШ чыгарылышларына тиешле таныклыклар, мәктәп һәм районның спорт тормышында актив катнашканнары өчен укучыларга - Дипломнар, аларның тренерлары, шулай ук ДЮСШга төрле яклап ярдәм күрсәткән иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шунда ук бер төркем яшь спортчы спорт осталыгына кандидатлар һәм разряд кенәгәләре белән тиешле значокларга да лаек булдылар. Бәйрәмдә ДЮСШның төрле секцияләренә шөгыльләнүче яшь спортчылр күрсәтмә чыгышлар тәкъдим иттеләр. Чыгарылыш кичәсе исә соңгы сыбызгы тавышын яңгырату белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев