Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат спорт мәйданчыкларына баюын дәвам итә

Район тагы ике универсаль спорт корылмасына баеды: бүген, 24 июльдә Иске Чаллы авылында - спорт-уен, ә Яңа Иглайда катнаш спорт мәйданчыгы ачылды.

Ике мәйданчыкны ачуда да район башлыгы Равил Кузюров катнашты. Ул иң башта мәйданчыкларын вакытында өлгертә алган "Строй-грант" җәмгыяте төзүчеләренә рәхмәтен җиткерде, шулай ук бу спорт корылмаларының бер дә буш тормавын теләде.
- Мәйданчыкларның каникул чорында ачулыы бик урынлы, димәк, уку елына кадәр рәхәтләнеп уйный, шөгыльләнә, көч туплый аласыз. Бирегә балалар гына түгел, ата-аналар, өлкәнрәкләр дә теләп йөрер дип уйлыйм, - диде ул ике җирлек халкын да матур вакыйга белән котлап. Шулай ук ук киләчсе елда Иске Чаллыда мәдәният йортының, ә Яңа Иглайда мәктәпнең капиталь ремонтланачагын да әйтте. Мәйданчыкларны ачу тантанасына күпләп җыелган халык исә шундый игелекле программаларның уңышлы башкарылуы өчен республика, район җитәкчелекләренә, эшләрен намуслы башкаручы төзүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерергә ашыктылар.
Әлеге спорт корылмалары исә Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә универсаль мәйданчыклар төзү буенча президент программасы кысаларында республика бюджеты хисабына булдырылды. Иске Чаллыдагы мәйданчык 700 мең сумга төшсә, Яңа Иглайдагы ясалма өслекле футбол кыры да булган катнаш универсаль мәйданчыкның бәясе 3 миллион 100 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев