Соңгы вакытта республикада агымдагы елның 1 сентябреннән бердәм мәктәп формасына күчү турында сүз бара. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган видеобрифингта да хәбәр ителгән иде
- Без - республикада бердәм мәктәп формасына иң беренче күчкән районнарның берсе, - ди мәгариф бүлеге җитәкчесе Газиз Юнысов. - Шуңа да мәктәп формасы бездә проблема түгел. Һәр мәктәпнең үз формасы. Бу - кызларга костюм, жилет, итәк, малайларга костюм - чалбар. Бердәм форма мәсьәләсе ата-аналар комитетлары, попечительлек советлары белән берлектә сыйныф, мәктәп җыелышларында хәл ителде. Формалар тегүче фабрикалар белән килешүләр төзелгән, аларның вәкилләре ел саен шәһәр мәктәпләренә килеп сатулар оештыралар. Форма бәясе 1,5 мең - 2,5 мең сум.
Авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаиләдә тәрбияләнүче балаларга "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе чорында ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Нет комментариев