Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатка авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде (ФОТО)

Бүген, 30 июльдә Нурлат районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте.

Ул тулаем район буенча урып-җыю эшләренең барышы белән район башлыгы Равил Кузюров һәм "Агро-Инвест" җәмгыятенең генераль директоры Рәис Сөләйманов озатуында вертолет белән күктән карап танышты. Ә аннан соң "Сөләйманов Ә.И." хуҗалыгының Аксумла янындагы уҗым бодае басуында район аграрчылары һәм комбайнчылары белән очрашты һәм районда урак барышына уңай бәя бирде.
- Быел сезнең район республиканың иң корылыклы 5 районы арасында. Җәй буена явым-төшем нибары 58 мм. булган. Республиканың кайбер районнары белән чагыштырганда, бу өч тапкырга кимрәк. Шундый шартларда кайбер басулардан 40 центнердан артыграк уңыш җыя алгансыз икән, бу җир эшкәртү культурасының югары булуы турында сөйли. Нурлат районы быел дәүләткә 10000 тонна икмәк бирә ала икән, бу бик яхшы нәтиҗә булачак.
Районда урып-җыю эшләренең торышы белән район башлыгы Равил Кузюров таныштырды. Нурлат районы урак темплары буенча республикада беренчеләрдән булып бара, бүгенге көнгә барлык мәйданнарның 25 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән, көн саен басу-кырларга 80нән артыграк комбайн чыга, уртача уңыш 26,6 центнер тәшкил итә. Бу көнне "Сөләйманов Ә.И." хуҗалыгының бу басуында да 17 комбайн эшли иде, "Московский" уҗым бодае гектарыннан 34 центнер уңыш бирә. Хуҗалыкларда бер үк вакытта азык әзерләү дә яхшы бара.
Министр алга таба да районда игенчелеккә зуррак игътибар бирергә чакырды һәм:
- Күктән карап әйләнгәндә, кырларның торышы төрле җирдә төрле булуын күрдек. Алга таба бөтен җирләрегезгә инвентаризация үткәреп, барлык сөрү җирләрегезне дә максималь эшләтү өчен тырышырга кирәк булачак. Нурлат районының уңыш белән бөтен дөньяга яңгыраган чагы бар иде. Алга таба бу традицияне кире кайтару өчен тырышырга кирәк. Җир сездә кадерле булырга тиеш, - дигән теләген җиткерде. Марат Готович үз чыгышында шулай ук ул тулаем республика буенча урак барышына анализ ясады, икмәккә бәяләр һәм башка темаларга кагылды.
Очрашу азагында министр хуҗалыкның урак алдынгылары, беренче мең тонна чиген районда беренче булып узган Владимир Никитин белән Роберт Абдрахмановка 3әр мең сумлык сертификатлар тапшырды. Алдынгы комбайнчылар Равил Әфраимович кулыннан рәхмәт хатлары да алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат