Бүген ТР Вице-премьеры - Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Нурлат районына килде.
Аны ООО "ВЗП-Билярск"ның арыш кырында район башлыгы Равил Кузюров һәм "Агроинвест" ИК ОООсы генераль директоры Рәис Сөләйманов каршы алдылар. Министр арыш кырын карап, җирнең корылыгына һәм барлыкка килгән ярыкларга игътибар итте. Отряд начальнигы Рәшит Сафин моны күптәннән яңгыр булмау белән аңлатты. Район башлыгы әйтүенчә, иң яхшы агрономик яңгыр бездә тугызынчы майда булды, аннан соң явым-төшем локаль участоклар буенча гына үтте. Марат Әхмәтов хәлне республиканың башка районнары белән чагыштырып, районда югары кыр культурасы булу уңышка өмет бирә әле, дип нәтиҗә ясады. Шунда ук районда чөгендер плантацияләренә нык игътибар бирергә чакырды.
"Бу культураның безне уңайсыз хәлдә калдырганы юк әле", - дип өстәде министр. Визит һавадан кырларны карау белән дәвам итте.
Нет комментариев