Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатка ТР Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман килде

Кичә, 16 октябрьдә, Нурлатка эш визиты белән ТР Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман килде. Ул район башлыгы Равил Кузюров, үзенең командасы һәм районның башка җитәкчеләре белән шәһәрнең Сәлимҗанов урамындагы, Медведский исемендәге, яңа ачылган "Дуслык" скверларын, үзәк мәйдан, үзәк парк һәм Халыклар Дуслыгы йортын карады.

Президент ярдәмчесенең Нурлатка визиты Татарстанда Парклар һәм скверлар елына йомгак ясау, республика программаларының үтәлешен тикшерү һәм 2016 елга сусаклагыч зоналар программасына кертелергә тиешле объектларны ачыклау максатыннан иде.
Бүген Наталия Фишман һәм район башлыгы Равил Кузюров эшче очрашу вакытында районда парклар һәм скверларны алга таба үстерү турында сөйләштеләр, Президент ярдәмчесе конкрет тәкъдимнәр һәм теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев