Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар Бөтенроссия конкурсында призлы урын алдылар

Мамыктан Галичиннар гаиләсе "Гаиләне алыштыручыла ассамблеясе" Бөтенроссия сәнгати иҗат конкурсында катнашты.

Июнь-июльдә бәйгенең республика этабы узды. Конкурста катнашучы һәр гаиләгә видеоролик, берәр номер (мисал өчен, бию) әзерләргә кирәк иде, шулай ук ата-аналар һәм балаларның спорт әзерлеге дә исәпкә алында. Шул рәвешле, бу этапта беренче урын өчен Татарстаннан 17 гаилә көч сынашты. Кагыйдәләр буенча конкурста тәрбиягә, уллыкка яки попечительлеккә бала алган гаиләләр катнашты. Исегезгә төшерәбез, Галичиннар гаиләсендә 13 бала, шуларның 11е тәрбиягә алынганнар. Моннан тыш, аларның балалары да, әти-әниләре үрнәгенә кушылып, үзләре тәрбиягә балалар алганнар инде.
Августта ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгында конкурска нәтиҗәләр ясалды - федераль этапта Мамадыш районыннан килгән гаилә катнашачак. Шулай ук, Нурлат районыннан тыш, Саба да призлы урын алды. Министрлыкта нурлатлыларның төрле конкурсларда актив катнашулары билгеләп үтелде, ә балаларны тәрбиягә алучы гаиләләргә урнаштыруга килгәндә, бездә бу күрсәткеч республикада иң яхшылардан.
Исегезгә төшерәбез, Галичиннар гаиләсе быел Нурлаттаны Балалар сабантуенда да елның иң яхшы гаиләсе булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат