Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларны МГУ сәламләде

Нурлатлылар Халыкара "Страница семейной славы" бәйгесенә тәкъдим иткән сигез иҗади эш арасыннан алтысы I, II дәрәҗә дипломнар һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде, шул исәптән ике эш интернет-журналист Владимир Сухомлинның истәлек медален алды.

Конкурс лауреатлары Дания һәм Адилә Сибгатовлар, Аяз, Гөлназ һәм Гөлүчә Әһлиуллиннар, Илья Кузнецов һәм Маргарита Литта узган атна азагында Мәскәүгә барып, интернет-проектның йомгаклау чараларында катнаштылар. Аларны М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт Университетының исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетында професссор Владимир Сухомлин конкурсның башка лауреатлары һәм остазлары белән бергә сәламләде. Шунда ук "Яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләү" дип аталган халыкара фәнни-методик семинар үтте. Семинарга илнең төрле почмакларыннан җыелган катнашучылар үзләренең конкурс эшләре һәм проектлары турында сөйләделәр. Россия фәннәренең төп сарае саналган уку йортының бөеклеге тәэсир итми калмады, чыгышлар югары эмоциональ нотада булды. Профессор Сухомлин лауреатларның үз эшләрендә яктыртылган һәм ата-бабалары, якташларының каһарманлыклары белән бәйле вакыйгаларны күп тапкырлар йөрәкләре аша үткәрүләре сизелә, дип билгеләп үтте. Ул яшь патриотлар тәрбияләүдә укытучы-остазларның, шул исәптән газетабызның җәмәгать корреспонденты, проектта күп тапкырлар катнашкан Дания Сибгатованың да ролен аерым билгеләп үтте. Форум "Страница семейной славы" интернет-конкурсын Бөек Җиңүнең юбилей елында үткәрүгә бәйле мәсьәләләр хакында сөйләшү белән тәмамланды. Шунда ук конкурс лауреатларының иҗади эшләреннән торган күптомлы җыентыкны бастыру перспективалары турында да сүз булды. Ул киләчәк буыннарга Россиянең тере тарихын мирас итеп калдыручы җыентык булачак бит. Нурлат гимназиясе чыгарылышлары Адилә Сибгатова белән Гөлфәр Мәхмүтовның эшләре шул исемдәге басмага кертелгән дә инде.
Икенче көнне, 24 апрельдә, Россия журналистикасының төп символы булган Никитин бульварындагы борынгы особняк кунакларга үз ишекләрен ачты. Биредә Пушкин үзенең иҗат кичәләрен үткәрә торган булган. Әлеге үзәк Журналистлар йортында"Святая память" дип аталган Милли Медиафорум үтте һәм конкурста җиңүче 220 кеше бүләкләнде. Концерт залы шыгрым тулы иде һәм бу конкурста катнашучыларның саны елдан-ел арта баруы турында сөйли. Медиафорумны проектның фәнни җитәкчесе, жюри рәисе профессор Владимир Сухомлин ачып җибәрде. Журналистлар берлеге исеменнән кунакларга оешма секретаре Рафаэль Гусейнов мөрәҗәгать итте. Проектның чираттагы этабы тәмамлану белән барысын да котлап, Мәскәүнең ветераннар Советы вәкиле Иван Харьков мөрәҗәгать итте, үз чыгышында ул башкарылган эшләрнең өлкән буынның батырлыкларын мәңгеләштерүдә мөһим булуын ассызыклады. Югославия партизаны, танылган Черногория шагыйре Йоле Станишич, Халыкара слвян журналистлары берлеге әгъзасы Мария Веселовская-Томаш, танылган язучы һәм публицист Александр Бобровның мөрәҗәгатьләре дә залдагыларны битараф калдырмады. Аралашу мизгелләрен "Диалог" театрының музыкаль-шигъри тамашасы бизәде, аларга залдагылар да кушылды. Алар чараның программасы тәмамлангач та таралышырга ашыкмадылар, Журналистлар йорты интерьеры фонында мәртәбәле кунаклар белән истәлеккә фотога төштеләр, тәэсирләрен уртаклаштылар һәм иҗади хезмәттәшлек итәргә дип сүз куештылар. Барлык катнашучылар да бәйрәм бик уңышлы чыкты, дип билгеләп үттеләр. Һәм инде берничә көннән - 9 майда Җиңүнең 70 еллыгы көнендә "Страница семейной славы" проектының яңа конкурс циклы башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат