Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның “Шатлык” балалар бакчасына уенчыклар кайтты

"Шатлык" балалар бакчасы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре балалар бакчалары арасында үткәрелүче район конкурсы кысаларында территорияне матурайтып, балаларны кызыктырырлык әкият дөньясы булдырырга карар кылганнар иде.

2 ай дәвамында тәрбиячеләр һәм кече персонал кардан төрле фигуралар ясадылар, ә аннан бизәделәр. Һәм, ниһаять, эш төгәлләнде дип әйтергә була. Биредә әкият персонажлары, чыршыны күрергә була, ә мәйданчыкка балаларны кечкенә паровоз китерәчәк. Мондый матурлыкны күреп, сабыйлар бик сөенәләр, фигураларны урамга йөрергә чыккан вакытларда җаен китереп яраткан әкиятне сәхнәләштерү өчен дә файдаланырга була. Мәгариф министрлыгының "Балалар бакчаларын уен җиһазлары белән тәэмин итү" программасы буенча кайтарылган уенчыклар да балалар өчен зур бүләк булды. Хәзер шөгыльләрдән бушаган арада балалар өстәл уеннары һәм хәрәкәтле уеннар уйный алалар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X