Нурлатта: Алерт Пушкин призын отты
Казан Халыкара ипподромында узган чираттагы чабыш көнендә "Нурлат" ат заводының Алерт җирән биясе үз ишләре арасында баш килде. Нурлат аргамагы Татарстанда туган 3 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк чиста токымлы чаптарлар арасында 1800 метрлы дистанциядә үткәрелгән Россиядә Пушкин көне хөрмәтенә призда узышты. Алертның тезгенчесе - жокей Николай Ухванов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев