Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта өч модульле ветеринария пункты булачак

Участок ветеринария пунктлары Яңа Әмзә, Бикүле, Фома авылларында урнашыр һәм тирә-як авылларга хезмәт күрсәтер, дип планлаштырыла.

Мәсәлән, Яңа Әмзәдә урнашкан ветеринария пункты Яңа Әмзә, Колбай Мораса, Иске Әлмәт, Кычытканлы җирлекләренә караган авылларга хезмәт күрсәтәчәк. Нурлат ветеринария службасы начальнигы Василий Лысов әйтүенчә, модульле участок ветеринария пунктларына урын сайлаганда, терлекләр саны күп булган авылларга тукталганнар.
Хәзерге вакытта модульле пунктлар төзүгә заявкалар җибәрелгән, алар уңай хәл ителгән очракта, пунктлар якындагы өч елда төзелеп бетәргә тиеш. Республикада исә шундый 150 ветеринария пункты булдырырга планлаштыралар. Аларда авыл хуҗалыгы терлекләреннән төрле анализлар алу, вакцинацияләү, тоякларын чистарту һәм башка шундый хезмәтләр бушлай күрсәтеләчәк. Ә менә песиләр һәм этләр хуҗалары өчен хезмәтләр түләүле булачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X