Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта эчке партия тавыш бирүләре башланды

Кичә, 12 май көнне, "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә эчке партия тавыш бирүләре Яңа Иглай авыл җирлегеннән башланып китте.

Биредә эчке партия тавыш бирүендә 50 сайлаучы яшерен тавыш бирү юлы белән 15 кандидат арасыннан 10сын депутатлыкка кандидат итеп сайлап алды. Праймеризда кандидатлар җыелучыларны үзләренең план-программалары, ниятләре белән таныштырдылар, халыкны борчыган проблемаларны хәл итәргә тырышачакларын әйттеләр. Алар арасында авыллар арасында юллар салу, спорт мәйданчыклары булдыру һәм башкалар бар.
- Авыл җирлекләрендә мондый эчке партия тавыш бирүләре әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Шуңа да Яңа Иглай авыл җирлегендәге беренче праймеризга башка җирлекләрдән дә оештыру эшләрендә катнашучыларны чакырдык. Беренче очрашу халыкның активлыгы белән, оешкан төстә үтте, - ди партиянең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева.
Авыл җирлекләрендә праймеризлар 22 майга кадәр 26 мәйданчыкта үтәчәк. Нурлатта эчке партия тавыш бирүе 26 майга планлаштырылган. Бүген праймериз Урта Камышлы авылында үтте. Чираттагылары пәнҗешәмбе көне Әхмәт, Биккол, Фома, Якушкино авыл җирлекләрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат