Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта ир-ат төтен исеннән үлгәнгә

Узган шимбәдә 125нче янгын часте янгын сүндерүчеләре сигнал буенча өч тапкыр чыкканнар.

Төнлә белән Декабристлар урамында мунча яна. Сәбәбе билгеле - төтен юлы төзек булмаган. Көндез исә Молодежная урамындагы яланлыкта төзелеш чүп-чарына ут каба. Кичен, 18.58дә янгын частеның диспетчерлык хезмәтенә хәбәр Горький тыкрыгыннан керә.
- Ут йорт яны корылмаларыннан чыга, гараж, мунча, сарай яна һәм ялкын өйнең түбәсенә күчә, - ди районара күзәтчелек бүлекчәсенең баш белгече Әлмәрис Талипов. - Урынга янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, йорт хуҗасының юклыгына игътибар итәләр. Махсус киемнәр киеп өйгә үтәләр һәм идәндә 1955 елгы ир-ат мәетенә тап булалар. Ул төтен исеннән үлгәнгә охшаган. Ә ут чыгуның алдан фаразланган сәбәбе - тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү.
Район территориясендә урнашкан эссе һәм җилле һава бик куркынч. Шуңа да нурлатлыларга уяулыкларын югалтырга ярамый.
- Мондый көннәрдә су запасы булдыру комачауламас, - дип киңәш итә Әлмәрис Талипов. - Янгынга каршы максатларда бер мичкә булса да су тотарга һәм аны бакчага сипмәскә кирәк.
Янгын төрле сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге баш инспекторы әйтүенчә, июнь башында шикәр заводы территориясендә дә камышка ут каба.
- Ут дөрес сузылмаган электр үткәргеченнән килеп чыккан, җил аркасында алардан чаткылар очкан, ә чаткылар үләнгә төшкән, - ди ул.
Соңгы араларда республика территориясендә тотрыксыз һав торышы саклана: кайдадыр көчле җилләр белән каты яңгырлар ява, кайдадыр бездәге сыман 30 градустан югарырак температуралы көннәр тора. Димәк, җәйге һава торышы да кышкы суыклар сыман ук җитди игътибар һәм әзерлек таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат