Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта клип төшерәләр

Ул якташыбыз, ТРның атказанган артисткасы Разия Гайнуллина җырларына булачак.

- Танылган җырларыма туган ягыма кайтып клиплар төшерү күптәнге хыялым иде, һәм аларны төшерә башлау минем өчен зур бәхет, - ди Разыя ханым үзе.
Якташыбызның яратып башкара торган "Әй, язмыш, язмыш", "Әнкәм кабере", "Сусау" , "Кайтам сиңа, Нурлат" җырларына клипларны җирле "Нурлат" телерадиокомпаниясе төшерәчәк икән. ТРК директоры Резеда Гиняева әйтүенчә, төшерү төркеме башта Разия ханымның туган авылы Бикколда эшләячәк, соңрак шәһәр Мәдәният сараенда булачак, гомумән, район һәм шәһәрнең төрле урыннарында булырга өлгерәчәк, чөнки клиплар төшерү колачлы эш һәм аны тамашачыларга җиткерү өчен шактый хезмәт куярга кирәк. Ә җирле телевидениенең бу яктан шактый тәҗрибәсе бар инде. Аларның Октябрина авылына багышланган җырга төшерелгәне белән Нурлат тамашачылары да таныш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат