Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Минем булачак һөнәрем” конкурсының район этабы тәмамланды

Нурлат халкының мәшгульлек үзәгендә сабыйларны балалар бакчасыннан ук һөнәрне уйлап сайларга өйрәтергә кирәк дип саныйлар.

Ел башында игълан иткән "Минем булачак һөнәрем" район конкурсының бер өлешен нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрүләре дә шул максаттан. Әнә, "Алтын балык" балалар бакчасының өлкән төркеменә йөрүче сабыйлар да әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергәләшеп бәйгедә ничек теләп катнашканнар. Өстәвенә, бәйгедә катнашу кыен да түгел, бары тик баланың хыялында йөрткән һөнәрен төсле һәм матур итеп кәгазьдә сурәтләп бирүе генә кирәк. Ә балаларга хыялланырга гына куш. Кемдер полиция хезмәткәре булырга уйлый, кайсыдыр укытучы, берәүләре табиб, пешекче... Ә менә Диас Вафинның янгын сүндерүче буласы килә икән. Рәсемендә дә шуны сурәтләгән һәм аның эшен жюри әгъзалары бакча балалары арасында иң яхшысы дип сайлап алганнар. Икенче урынга исә Данил Волков һәм Айнур Мусинның эшләре лаек булган. Шул көннәрдә үзәк хезмәткәрләре җиңүчеләргә һәм бәйгедә катнашкан һәр балага бүләкләрне бакчага килеп, тантаналы шартларда тапшырдылар. Бүләкләрне сөенә-сөенә алганнан соң балалар рәхәтләнеп төрле һөнәр ияләре турында кызыклы мультфильмнар да карадылар.
- Без мәшгульлек үзәге белән тыгыз элемтәдә эшлибез, - ди бакча мөдире Алсу Рәхмәтуллина. - Күптән түгел бакчага үзәк аша эш урынын җиһазлап бер инвалидны эшкә урнаштырдык. Үзәкнең башка программалары һәм игълан иткән бәйгеләреннән дә читтә калмыйбыз. Мондый бәйгеләр балаларда хезмәткә мәхәббәт, төрле һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләргә булыша.
Мәшгульлек үзәгендә исә әнә шулай бәйгедә катнашкан бер генә баланы да бүләксез калдырмаска карар иткәннәр. Бу көннәрдә шәһәр һәм районның бәйгедә катнашкан барлык мәктәпкәчә учреждениеләрендә дә шундый бүләкләү чаралары уза.
- Бәйгедә шәһәрнең барлык һәм районның Кычытканлы, Мамык, Чулпан балалар бакчаларыннан 300ләп бала катнашты, - ди мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Рушания Сафина. - Бәйгенең хәтта бакча балалары арасында да шундый зур активлык белән узуы сөендерә, әлбәттә. Алга таба бәйгенең кече яшьтәге һәм өлкән сыйныфлар арасындагы өлешләренә дә нәтиҗәләр ясаячакбыз.
Гомумән, үзәктә һөнәри ориентация, эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан тулы бер программа булдырылган. Һәм аны тормышка ашыруга үзәк белгечләре аеруча җитди якын киләләр. Чөнки тормышта һөнәрне дөрес сайлау зур роль уйный һәм моңа балаларны да җитди әзерләү кирәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ЦЗН