ХӘБӘРЛӘР
Нурлатта: праймеризда катнашучылар футбол уйнаячак
12 июнь - Россия көнендә "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе шикәрчеләр микрорайонындагы стадионда мини-футбол матчы уздыра.
Анда районда гөрләп үткән праймеризларда катнашучылар белән сайлаучылар һәм журналистлардан торган командалар очрашачак. Бу көнне мондый матчлар бөтен республика буенча узачак. Бердәмросслар көндезге 10да барлык нурлатлыларны да стадионда прайм-лига матчына көтеп калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев