Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Россия флагы көне зур чаралар белән үтте

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты хезмәткәрләре Россия флагы көнендә шәһәрнең төрле урыннарына чыгып нурлатлыларга әләмнең өч төсен символлаштырган 1000гә якын тасма тараттылар.

Акциягә өлкән яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бик теләп кушылды, оештыручыларның дәүләт символикасы турындагы мәгълүматын кызыксынып тыңлады.
Ә җирле бүлекчәнең Мамык башлангыч оешмасы Россия флагы көнен авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты коллективлары белән берлектә автохәрәкәт белән билгеләп үтте. Чараны оештыручылар митингтан соң машиналарга әләмнәр куеп, авыл урамнарын әйләнделәр. Шул рәвешле бөтен авыл халкының игътибарын күпмилләтле Россиянең бердәмлеген чагылдырган дәүләт символикасына җәлеп иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат